«ДәртФест 2025» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак
Шәһәр көнендә, 30 августта, Казан Кирмәнендә «ДәртФест 2025» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.
Шәһәр халкы татар мәдәниятенә, модасына, музыкасы белән якыннан таныша алачак.
Фестиваль программасында – татар инди-артистлары чыгышлары, җирле брендлардан мода күрсәтү, иҗади мастер-класслар, интерактив балалар мәйданчыгы һәм дизайн-маркет.
Моннан тыш, чара мәйданчыгында «Акыл фабрикасы»ннан лекторий, урам театры, ачык һавада кино күрсәтү дә каралган.
«ДәртФест» 13:00 дән 22:00 гә кадәр узачак, керү ирекле.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар