Казанда «Бию көрәше» бәйгесенең финалы узачак
Казанның мәдәни тормышы бу җәйдә аеруча зур вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе - «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының юбилей сезоны. Өч ай дәвамында Г.Камал театры диварлары янәшәсендә 12 остаханә узды, аларның һәрберсенә 400-500 кеше килде.
Проектның биш еллыгы уңаеннан оештыручылар махсус «Бию көрәше» бию бәйгесен игълан итте, аның финалы 29 августта 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда узачак. Чара «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайн фестиваленең соңгы көненә туры килә. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
Финалда җәйге мастер-класслар һәм онлайн-регистрация буенча сайлап алынган егерме финалист катнашачак. Конкурска барлыгы 50гә якын гариза килде, алар арасыннан профессиональ хореографлар 8 конкурсантны сайлап алды. Калган 12 катнашучы җәйге очрашулар нәтиҗәләре буенча турыдан-туры финалда чыгыш ясау хокукын алды.
Бәйге татар биюенең профессиональ булмаган, әмма талантлы башкаручылары өчен мәйданчык булачак, алар үз осталыкларын чын ярыш шартларында күрсәтә алачак. Финалистларны берничә сынау көтә, аларның һәрберсендә импровизация, төп хәрәкәтләрне белү, сыгылмалык, тапкырлык һәм харизма бәяләнәчәк. Шунысы мөһим, тамашачыларның да фикере исәпкә алыначак, алар соңгы турда җиңүчене алкышлар ярдәмендә сайлап алачак.
Турнирның төп призы – 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк. Барлык финалистлар проект символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр алачак, бәйрәм чарасына килгән балалар өчен шулай ук призлы бәйге оештырылачак.
Комментарийлар