Яңа туган балалар өчен беренче чиратта кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты ачылачак
Республикада яңа туган балалар өчен беренче чиратта кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты ачылачак. Проект 2025 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырыла башлаячак.
Прокат пунктлары халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү базасында оештырылачак. Аларның исемлеген Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы расларга тиеш.
Прокат хезмәтләреннән бала тууга бәйле рәвештә ай саен пособие алып, 1,5 кадәрге балалар тәрбияләүче ата-аналар файдалана алачак. Тик шушы шартлар үтәлергә тиеш:
– Россия Федерациясе гражданлыгына ия булу;
– Татарстан районы яки шәһәрендә даими яки вакытлыча яшәү;
– Салымнарны вакытында түләп бару.
Моннан тыш, көндезге форматта укучы балалы студентлар (баланың әнисе дә, әтисе дә 25 яшькә кадәр булган), күпбалалы яшь гаиләләр (30 яшькә кадәр) һәм ялгыз аналар яки аталар да прокатка әйбер алырга хокуклы булачак.
Прокатка бирелә торган беренче чиратта кирәкле әйберләр исемлеге:
– коляска-трансформер (1,5 яшькә кадәрге балага);
– бала караваты (1,5 яшькә кадәрге балага);
– ходунки ( 1 яшькә кадәрге балага);
– кышкы чана-коляска (1,5 яшькә кадәр);
– биләүсә өстәле ( 6 айга кадәрге балага);
– ашату өчен урындык (1,5 яшькә кадәрге балага).
Әлеге проект Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бүлеп биргән республика бюджеты акчасы хисабына финансланачак. Аны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту да министрлыкка йөкләнгән.
Фото: freepik.com
Комментарийлар