Яңа уку елыннан мәктәп программасына үзгәрешләр кертелде
Көз җитте. Яңа уку елына да аяк бастык. Быел мәктәп программасына кертелгән үзгәрешләрне барлап алыйк.
Җәмгыять белеменә карата үзгәрешләр
Яңа уку елыннан мәктәп программасында җәмгыять белеме 9 нчы сыйныфтан гына укытыла башлаячак.
9 нчы сыйныф укучылары дәресләрдә реаль һәм виртуаль киңлектә аралашу кагыйдәләрен, фейклар белән көрәшне, мәгълүмати сугышларны өйрәнәчәк. Моннан тыш, алар журналист һөнәре, блогерлык һәм дата-журналистика турында мәгълүмат алачак.
Тарих дәресе сәгатьләре саны артачак
5–8 нче сыйныфларда тарихны атнасына өч сәгать укытачаклар, 9 нчы сыйныфлар – ике сәгать.
5–7 нче сыйныфларда «Безнең төбәк тарихы» модуле өстәлә. 8 нче сыйныфта сәгатьләрне Гомум тарих һәм Россия тарихы дәресләре өчен бүлеп бирәчәкләр.
Тарих буенча программага яңа компетенцияләр өстәлгән. Алар ярдәмендә укучылар мәгълүматта ялганны ачыкларга, тарихи хакыйкатьне яклаганда, дәлилләр китерергә өйрәнәчәк.
«Безнең төбәк тарихы»
Мәктәп укучылары яңа уку елыннан кече Ватан тарихы белән таныша башлый. Уку курсы төбәк тарихын һәм этномәдәни традицияләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру өчен мәктәп программасына кертелгән.
«Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» предметы эчтәлеге «Безнең төбәк тарихы» уку курсына кушыла.
5–7 нче сыйныфлар өчен махсус «Безнең төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек эшләнгән.
Олимпиадаларда үзгәрешләр
Бөтенроссия олимпиадаларында үзгәрешләр кертелде. Хезмәт фәненнән олимпиадада ике юнәлеш сакланган – «Өй культурасы, дизайн һәм технология», «Техника, технология һәм техник иҗат».
Информатика олимпиадасына «Программалаштыру», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Робототехника» һәм «Ясалма фәһем» профильләре кергән.
Туган телләр сәгатьләре саклана
1 нче сентябрьдән Федераль белем бирү стандартлары һәм программаларына үзгәрешләр кертелә. Туган телләр «Туган тел», «Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле», «Туган тел әдәбияты» предметлары кысаларында өйрәнеләчәк. Шулай итеп, туган телләрне укыту сәгатьләре саклана.
Педагог-психологлар саны арта
Быел 1 сентябрьдән 1 меңнән артык укучысы булган мәктәпләрдә өстәмә педагог-психолог ставкалары барлыкка киләчәк.
Төп бурычларның берсе – хокук бозуларга тартылган яшүсмерләрне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау.
Комментарийлар