Сергей Кравцовның Белем көне белән котлавы
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Белем көне белән котлады.
«Кадерле дуслар! Хөрмәтле педагоглар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән 1 сентябрь – илебезне аерым җылылык белән берләштерүче бәйрәм белән котлыйм!
Быел мәктәп бусагасын 18 миллион бала атлап керәчәк. Аларның күбесе өчен бу көн икеләтә дулкынландыргыч та булачак: ремонттан соң яңартылган 650 дән артык һәм 43 яңа заманча мәктәп төрле төбәкләрдә үз ишекләрен ачачак. Яңа уку елына без 22 яңа көллиятне сафка бастырдык.
Укытучыларга һөнәрләренә тугры, зирәк һәм сабыр булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Һәм бүген без укытучы һөнәре абруе артуын күрәбез: илебезнең педагогик югары уку йортларына быел рекордлы конкурс булды – бер урынга 12 кеше.
Кадерле мәктәп укучылары һәм студентлар! Сезнең алда – белем, ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясы. Сезнең бурыч – аның кыю һәм кызыксынучан тикшеренүчеләре булу. Җавапларыгызны эзләгез, фән, спорт, иҗат белән шөгыльләнегез, олимпиада һәм конкурсларда катнашыгыз. Укуга җитди караш һәм кызыксыну – теләсә нинди ишекне ача ала торган ачкыч.
Бу уку елында барыгызга да зур уңышлар, ныклы дуслык, үзара ихтирам һәм яңа үрләр яулаудан шатлык телим!
Белем көне белән!»
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар