«Апуш» театр студиясенең кастингына 120 дән артык гариза килгән
«Апуш» театр студиясе август башында кастингка гаризалар кабул итүе турында игълан иткән иде. Шул арада 120 гариза килгән.
Яңа шәкертләрне студиянең өч филиалына җыялар: «Мәскәү» мәдәният үзәге, Сәетгалиев ис.мәдәният йорты һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе.
«Апуш» студиясе шөгыльләнүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача: Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясау, гастрольләргә чыгу, фестивальләрдә катнашу дисеңме. Беренче һөнәри тәҗрибә алу, үз-үзеңә ышанычны арттыру, театр сәнгате белән якыннан танышу өчен дә студиядә барлык шартлар тудырылып килә. Быелгы сезонда, ким дигәндә, дүрт спектакльнең гастрольләре планлаштырыла, алар арасында «Апуш.Нәниләр»нең «Тыз-быз»ы да бар.
Жюри составында студиянең остазлары булачак. Сайлап алуда катнашучы балалардан иҗади сәләтләрен күрсәтү сорала: җырлау, шигырь сөйләү, бию яки музыка уен коралында уйнау, шулай ук өстәмә биремнәргә әзер булу да кирәк.
Комментарийлар