Бөтенроссия инициативалы укытучылар форумы
5–7 августта Сабадагы «ОНИКС» белем бирү үзәгендә инициативалы укытучыларның Бөтенроссия форумы узачак.
Анда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, методислар, төгәл, табигый һәм гуманитар фәннәрдән белем бирүчеләр, психологлар, логопедлар, нейропедагоглар, башлангыч сыйныф укучылары һәм галимнәр катнашачак. Әлеге фәнни-гамәли җыен алга таба укытучыларга яшь буынга белем бирүдә яңа адымнар ясарга этәргеч бирер, дигән максат белән оештырыла. «ОНИКС» үзәге башка мәктәпләрдән сәләтле балаларга заманча алымнар кулланып, белем бирүләре белән аерылып тора.
Форумда берничә төркемгә бүленеп эшләү каралган: педагоглар үз өлкәләре буенча тәҗрибә уртаклашачаклар, осталык дәресләре күрсәтәчәкләр һәм төбәкнең истәлекле урыннары белән танышачаклар.
Бу чарага республикабыз һәм Россия регионнары мәктәпләрендә белем бирүче педагогларның килүе көтелә.
Комментарийлар