Татарстан Рәисе яшь педагогларга һәм галимнәргә зур өметләр баглый
13 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУда яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов педагогларны, галимнәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашуда бик күпләрне борчыган мәгариф учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсе дә күтәрелде.
«Моның өчен ике бурычны хәл итәргә кирәк. Беренчедән, укытучының эше абруйлы булырга һәм аңа тиешенчә түләнергә тиеш. Икенчедән, торак мәсьәләсен хәл итү, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларын куллану кирәк. Совет чорында укытучылар бик абруйлы иде. Җәмгыятьтә аларга карата аерым мөнәсәбәт булды. Бүгенге көнгә иң мөһим бурычларның берсе – педагогның абруен һәм статусын күтәрү мөһим дип, билгеләп үтте ТР Рәисе.
Яшьләр республикабыз җитәкчесенең төп укытучысы кем булуы белән кызыксынучылар. «Минем тормышымда андый кешеләр күп, остазларымнан бик тә уңдым. Арадан берсен сайласаң, Минтимер Шәрипович Шәймиев – төп остазым. Мин аның җитәкчелегендә эшли башладым, Биектау районы администрациясе башлыгы, аннары финанс министры, ТР Премьер-министры булдым», – диде ул.
Очрашуда яшьләрне фән белән кызыксындыру мөһимлеге дә ассызыклап үтелде. Шул уңайдан, Рөстәм Миңнеханов киләсе елда республикабызда яшь галимнәр катнашында фәнни-техник юнәлештәге форум уздыру турындагы һәм башка кызыклы тәкъдимнәрне хуплавын белдерде.
Автор фотосы
Комментарийлар