Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына язылу старт алды

Татарстан мөфтияте яшьләр өчен берьюлы 2 курска: кызлар өчен «Яшь килен» курсына һәм егетләр өчен «Яшь кияү» курсына язылу башлану турында игълан итте. Оештыручылар шәригать буенча нык һәм бәхетле гаилә корырга теләүчеләрне курсларга кушылырга чакыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ике курс та офлайн форматта узачак: “Яшь килен” 13 нче тапкыр оештырылса, “Яшь кияү” ислам курсы әле икенче генә тапкыр үткәрелә.

"Яшь килен" һәм "Яшь кияү" курслары, гаилә хәленә һәм социаль статусына карамастан, барлык яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә файдалы булачак.

Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Белем бирү курсы Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күптөрле белемнәрне үз эченә ала.

Егетләр һәм кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә хәләл җефет сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Фото:  ТР Диния нәзарәте 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ