Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләре ашханәләре яңартылган

Җәйге каникулларда Татарстан башкаласының 12 мәктәп ашханәсендә модернизация үткәрелде. Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга республика бюджетыннан 271 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.

Шәһәрдә барлыгы 188 мәктәп рестораны эшли. Җиһазларны модернизацияләүне ремонтлана торган азык-төлек блокларында гына түгел, ә кирәк булган урыннарда да үткәрәләр. Әйтик, 1 сентябрьгә мәктәп ашханәләрендә 37 млн сумлык җиһаз урнаштырылган, 9,5 млн сумлык җиһаз һәм декоратив элементлар яңартылган, 17 млн сумлык аш бүлмәсе инвентаре һәм савыт-саба сатып алынган. Бу максатларга туклану департаменты 64 млн сумга якын үз акчаларын юнәлдергән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ