Ишетми калмагыз
-
Мөмкинлек: музейларга бушлай керә аласыз
Айның беренче сишәмбесе – 3 декабрь көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.
-
Кол Галинең «Йосыф турындагы әкият» поэмасы буенча спектакль күрсәтеләчәк
Сәхнә әсәрен 29 ноябрьдә һәм 18 декабрьдә күрсәтәчәкләр.
-
Казанда 2025 елның 1 гыйнварыннан туристлык салымы гамәлгә керәчәк
22 ноябрь Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясендә депутатлар шәһәрдә туристлык салымын кертү турында карарны хупладылар дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Татар «Шүрәле»се тимераякка баса
Мәскәү-Татарстан мәдәни проектын оештыручылар «Симфоник оркестр катнашында «Щелкунчик» боз тамашасы» шоу спектаклен Яңа ел бәйрәме уңаеннан тәкъдим итәләр. Шоу декабрьдә Түбән Камада һәм Казанда күрсәтеләчәк.
-
Сәйдә Мөхәммәтҗанова зур шәхси концертына әзерләнә
Декабрь башында Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Ярату» дип исемләнгән зур шәхси концерты узачак. Бу турыда матбугат конференциясендә фикер алыштылар.
-
Ноябрьдә заманча мәдәният фестивале Jadid Fest узачак
23–24 ноябрьдә Милли китапханә бинасында заманча татар мәдәнияте фестивале – Jadid Fest үтәчәк.
-
КФУга 220 ел: юбилей программасы
Казан федераль университетында югары уку йортының 220 еллыгына багышланган юбилей тантаналары узачак.
-
Эш эзләүче казанлылар игътибарына: ноябрьдә вакансияләр ярминкәсе узачак
Эш эзләүче казанлылар ноябрьдә вакансияләр ярминкәләренә килә алачак. Бушлай чаралар Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында узачак дип хәбәр итә ТРның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
-
Татар киносы төрле илләрдә
14 ноябрьдә Саратов өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Энгельс шәһәрендәге «Синема 5» кинозалында өч фильм күрсәтеләчәк. Татарстан киносын быел Россиянең җиде төбәгендә карадылар, шулай ук чит илләрдә күрсәттеләр.
-
Мәктәпләрдә кыңгырау урынына музыка яңгыраячак
Россия Мәгариф министрлыгы 2024 елның ноябрендә Россия мәктәпләрендә «Кыңгырау урынына музыка» проектын башлап җибәрә. Хәзер традицион авазлар урынына популяр көйләр һәм классик әсәрләр фрагментлары яңгыраячак. Ул илнең барлык мәктәпләрен колачлаячак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Россиялеләрне тагын бер 6 көнлек эш атнасы көтә
2024 елны россиялеләрне тагын бер 6 көнлек эш атнасы көтә. Бу хакта җитештерү календаренда хәбәр ителә.
-
Мәгариф сораулары буенча кайнар линия
Бу минутларда мәгариф сораулары буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшли.
-
Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Бүген, 7 ноябрь, Татарстанның Милли музеенда «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул режиссерның 90 еллыгына багышлана. Бу – Милли музей, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты.
-
Фән олимпиадаларының муниципаль этаплары башлана
8 ноябрьдә мәктәп укучылары өчен фән олимпиадаларының муниципаль этаплары старт ала дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
Мәктәп сакчылары кораллы һәм богаулы булачак
Озакламый мәктәп сакчылары, региондагы вазгыятькә карап, кораллы һәм бронежилетлы булачак.