Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия лауреатын бүләкләде

Бүген, күренекле авиаконструктор А.Н. Туполевның туган көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның исемендәге халыкара премияне тапшырды.

2026 ел лауреаты – «Росатом Наука» акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, «Росатом» дәүләт корпорациясенең өстенлекле фәнни-технологик юнәлеше буенча фәнни җитәкчесе, техник фәннәр докторы, профессор Алексей Дуб.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда инженер-техник белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Безнең сигез университет югары квалификацияле инженер-техник белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә. Аларның бишесендә алдынгы инженерлык мәктәпләре бар. «Приоритет-2030» программасына безнең алты югары уку йорты керә», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия 2014 елда Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән гамәлгә керде. Ул инженерлык фәннәре өлкәсенә зур өлеш керткән Россия һәм чит ил галимнәрен бүләкләүгә юнәлтелгән.

Фото – Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ