Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан җыелма командасы физика буенча халыкара олимпиадада өч медаль яулады

Татарстанның яшь физиклары Мәскәүдә узган абруйлы Эксперименталь физика буенча халыкара олимпиадада (IEPHO) республика данын лаеклы яклады.

Мәктәп укучылары җыелма команда казнасына өч медаль китерде, югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен күрсәтте. Җиңүчеләр арасында көмеш медальне тугызынчы сыйныф укучысы Илдар Каюмов алды. Бронза медальгә исә сигезенче сыйныф укучылары Егор Степанов белән Камилла Исмәгыйлева лаек булды.

Укучылар  КНИТУ-КАИның инженер лицей-интернаты каршындагы махсус укыту-фәнни үзәгендә әзерләгәнгән. Остазлары – Карина Гарипова һәм Әлфинә Каюмова. Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми аккаунтыннан алынды.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ