Чаллы укучысы беренче урын алды
Чаллы шәһәренең 88 нче мәктәп укучысы Әминә Хәкимова «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатында җиңде.
Ул «Фельдшер» компетенциясендә (мәктәп укучылары арасында номинация) беренче урынны алды. Ярышлар 1 ноябрьдә Мәскәүдә узган иде.
Әминә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясады. Ул җиңүе белән максатчан булу, тирән белем һәм үз эшеңә җаваплы карау һөнәри осталыкның нигезе булуын дәлилләде. Аның уңышы шәхси казаныш кына түгел, ә республика мәгариф системасы өчен дә мөһим нәтиҗә, дип билгеләп үтелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми аккаунтында.
Инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының финалы Мәскәүдә 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр узды. Финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы икенче урын алды. Фотолар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми аккаунтыннан.





Комментарийлар