Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең яңа укытучы» грант конкурсына гаризалар кабул итү башлана

«Безнең яңа укытучыбыз» грант конкурсына гаризалар тапшыру вакыты башланды. Программа 2011 елдан бирле эшли һәм мәгариф өлкәсендә кадрлар проблемаларын хәл итүгә һәм укытучыларның һөнәри потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән.

Конкурста Татарстанның муниципаль һәм дәүләт мәктәпләрендә эшләүче һәм түбәндәге критерийларга туры килгән яшь укытучылар катнаша ала:
– Гариза биргән вакытка 35 яшьтән кимрәк булу;
– Педагогик стажы өч елдан артмау;
– «Безнең яңа укытучыбыз» программасы буенча моңа кадәр грант алмау.

Грант бирү шартлары:
– Гамәлдә булу вакыты: 3 ел.
– Түләү чоры: җәй айларын исәпкә алмаганда, 27 ай (июнь—август).
– Айлык түләүләр күләме: 10 мең сум.

Конкурста катнашуга гаризалар мәгариф бүлекләрендә (идарәләрендә) языла һәм 2025 елның 8 сентябреннән 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

Барлык шартлар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ