Логотип Магариф уку
Цитата:

Malsi Music Илһам Шакировка трек багышлаган

Malsi Music Илһам Шакировка трек багышлап язган. Казан электрон музыкантының «MON» синглы «Музыка лабораториясе» проектында Scratch DJ School һәм Yummy Music тарафыннан ТР Рәисе каршындагы телләр буенча комиссия ярдәмендә чыгарылган. Трек барлык мәйданчыкларда да бар. Бу хакта Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җырны бүген, 5 сентябрьдә, Malsi Music Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Илһам Шакировка трибьют» концерты ачылышында уйнаячак.

«Музыка лабораториясе» проекты 10 трекны берләштерәчәк: җиңел хаус-музыкадан алып көчле драм-н-бейска кадәр. Анда татар теле һәм милли музыка бөтенләй яңа яңгыраш алачак. Композицияләр өстендә Scratch DJ school оештыручысы Булат BubbleGum Yummy Music лейблы белән берлектә эшләгән. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме, шулай ук Алдынгылар хәрәкәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ