Казанның 130 нчы номерлы мәктәбенә капиталь ремонт ясалган
Казанның Мәскәү районындагы 130 нчы мәктәбендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.
Өч катлы бинада фасад һәм бизәү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган.
Барлык уку сыйныфлары, китапханә, актлар залы, коридорлар һәм фойе яңартылган. Шулай ук бирегә яңа җиһазлар урнаштырылган. Моңа кадәр мәктәптә азык-төлек блогын һәм спорт залын ремонтлаганнар иде инде.
Эшләр 4 мең кв. м мәйданда узган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар