Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ана теле» онлайн мәктәбе яңа системада эшли башлаган

Татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн мәктәбе яңа системада эшли башлаган. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.

— Ана теле проекты — татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус эшләнгән ресурс. Ул 2013 елда республика җитәкчелеге боерыгы белән барлыкка килде. Аны лингвистлар, галимнәр эшләде. Әлеге мәктәп Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүчеләргә татар телен аралашу коралы буларак өйрәнү өчен булдырылды,– дип билгеләп үтте Минзәлия Закирова.

2 ел элек «Ана теле» онлайн-мәктәбе эшчәнлеге туктатылып торган иде. Бу моңа кадәр онлайн мәктәпне булдыруда катнашкан Education FEST чит ил компаниясенең Россиядән китүе белән бәйле.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты белән берлектә, федераль закон таләпләрен үтәп, проектны Россия платформаларына иң нәтиҗәле күчерү юлы буенча илебезнең IT-белгечләре белән консультацияләр үткәрде.
Хәзерге вакытта «Ана теле» онлайн-мәктәбе Яндекс серверларында яңадан эшли башлады. Бу эшне «Прогресс» ҖЧҖ башкарды.

Заманча таләпләрне исәпкә алып, яңартылган системада интерфейс яңартылган, системаның мобиль версиясе эшләнгән, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша теркәлү һәм эшләү мөмкинлеге өстәлгән. 

«Прогресс» оешмасы башкарма директоры Эдуард Балдаков ассызыклап үткәнчә, «Ана теле» онлайн мәктәбе тел күнекмәләре һәм компетенцияләрен үстерә. Хәзерге заманда аеруча актуаль булган — сөйләм теле алар арасында. 

«Ана теле» — хәзерге көндәге иң заманча онлайн мәктәп. Онлайн белем базарына күз төшерсәгез, анда заманча продуктлар нигездә пассив күнекмәләрне (уку, язу) үстерәләр. Ә «Ана теле» онлайн-мәктәбенең йөрәге — җанлы дәресләр. Бу алга китеш, ул якын арада гамәлгә ашырылачак, — дип сөйләде ул. 


Платформа эчтәлеге белән Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, «Ана теле» онлайн-мәктәбенең академик җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова таныштырды.

«Ана теле» мәктәбендә барлыгы 9 дәрәҗә. Аларның һәрберсе 8 теманы үз эченә ала.
I, II дәрәҗәләрдә укучылар гаилә, эш, уку, төсләр, саннар кебек темаларны өйрәнә. Алга таба алар кибеттә, каһвәханәдә, дуслар белән аралашканда кулланылган фразалы темаларны үзләштерә ала.

VIII, IX дәрәҗәләрдә тел өйрәнүчеләр татар халкының мәдәнияте, сәнгате, күренекле шәхесләре турында киң мәгълүмат ала. 

Дәрәҗәне үткәннән соң, укучы, тест эшләп, сертификатка  ия була.

Һәр бүлектә 4 дәрес урнаштырылган. 
Сөйләм эшчәнлегенең төп 4 төре: тыңлап-аңлау (аудирование), сөйләм (говорение), уку (чтение), язу (письмо). Укучылар үзләренең белемнәрен арттыралар, билгеле бер коммуникатив күнекмәләргә ия булалар. 
Һәр дәрәҗәдән соң тест бирелә. Бу тестны үткәннән соң, укучы сертификат алу хокукына ия була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ