Казан паркларында психологлар белән очрашулар узачак
Сентябрьдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә психологлар белән очрашулар узачак. Казанлыларга гадәтләрнең ничек формалашуы, якын тирәлекнең һәм башкаларның тормышта нинди роль уйнавы турында сөйләячәкләр.
Беренче чара якшәмбе көнне, 7 сентябрьдә, «Ак чәчәкләр» бульвары амфитеатрында узачак. Клиник психолог һәм укытучы Айгөл Листова прокрастинация темасына әңгәмә үткәрә.
14 сентябрьдә Черек күл паркы амфитеатрында клиник психолог Марина Батаршина мөнәсәбәтләр психологиясе, гаилә һәм дусларның тормыштагы әһәмияте турында сөйләячәк. Башлана 13:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
18 сентябрьдә клиник психолог Алексей Шипцов «Психотерапиядә каршылык феномены» темасына очрашу уздырачак. Катнашучыларны «Ак чәчәкләр» бульварында 18:30 да көтәчәкләр.
19 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманы спорт базасында «Яралый торган мәхәббәт» хакында фикер алышачаклар. Спикер булып клиник психолог Алена Ронжина чыгыш ясаячак.
Проектның йомгаклау очрашуы 28 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә Черек күл амфитеатрында узачак. Табиб-психиатр Дмитрий Фомин үткән вакыйларны сагынуның психология белән бәйлелеге хакында сөйләячәк.
Комментарийлар