Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары Pythonны бушлай өйрәнә алачак

Татарстан укучылары «Мәгълүматлар икътисады» милли программасының «Киләчәк коды» федераль проекты кысаларында программалаштыру телләрен бушлай үзләштерә алачак. 8–11 нче сыйныфларның 200 дән артык укучысы катнашуга гариза биргән.

Дәресләр «Учи.Дома» яки партнер мәгариф оешмаларында көндезге форматта уза. Модульләрне уңышлы узган укучылар рәсми сертификатлар ала. Әлеге сертификат югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә.

Катнашучыларга Python телен төрле катлаулылык дәрәҗәләрендә өйрәнергә тәкъдим ителә – башлангычтан алып уртачага кадәр. Процесста алар үз уенын, веб-кушымтаны яки Телеграм-ботны булдырачаклар.

Проектка кушылу өчен «Киләчәк коды» сайтында гариза бирергә һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында анкета тутырырга, провайдерны, укыту форматын һәм программаны сайларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ