5 сентябрь 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан паркларында психологлар белән очрашулар узачак
Сентябрьдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә психологлар белән очрашулар узачак. Казанлыларга гадәтләрнең ничек формалашуы, якын тирәлекнең һәм башкаларның тормышта нинди роль уйнавы турында сөйләячәкләр.
-
Казанның медицина сыйныфлары булган сигез мәктәп RAEX рейтингында
Казан дәүләт медицина университетының медицина сыйныфлары булган сигез мәктәп RAEX агентлыгы рейтингының «медицина» юнәлеше буенча Россиянең иң яхшы 50 гомуми белем бирү учреждениесе арасына керде.
-
Мәктәп укучылары Pythonны бушлай өйрәнә алачак
Татарстан укучылары «Мәгълүматлар икътисады» милли программасының «Киләчәк коды» федераль проекты кысаларында программалаштыру телләрен бушлай үзләштерә алачак. 8–11 нче сыйныфларның 200 дән артык укучысы катнашуга гариза биргән.
-
Лениногорскиның яшь педагогларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк
ТР Лениногорск районы башкарма комитеты муниципаль белем бирү учреждениеләре яшь педагогларына социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслады. Документ 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Malsi Music Илһам Шакировка трек багышлаган
Malsi Music Илһам Шакировка трек багышлап язган. Казан электрон музыкантының «MON» синглы «Музыка лабораториясе» проектында Scratch DJ School һәм Yummy Music тарафыннан ТР Рәисе каршындагы телләр буенча комиссия ярдәмендә чыгарылган. Трек барлык мәйданчыкларда да бар. Бу хакта Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Илһам Шакировка багышланган трибьют-концерт узачак
Бүген, 5 сентябрьдә, Казанның Горький паркында Илһам Шакировка багышланган зур трибьют булачак. Республика артистлары легендар җырчы репертуарыннан булган җырларны заманча интерпретациядә башкарачак. Тамашачы иң популяр 16 җырны тыңлаячак.