Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам Шакировка багышланган трибьют-концерт узачак

Бүген, 5 сентябрьдә, Казанның Горький паркында Илһам Шакировка багышланган зур трибьют булачак. Республика артистлары легендар җырчы репертуарыннан булган җырларны заманча интерпретациядә башкарачак. Тамашачы иң популяр 16 җырны тыңлаячак.

Сәхнәгә 50 дән артист чыгыш ясаячак, шул исәптән Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасихов, Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Руслан Закиров, Илгиз Мөхетдинов. Алар белән бергә Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак.

Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Концерт ТАССРның атказанган һәм халык артисты, татар эстрадасы легендасы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган.

Илгиз Шәйхразиев, трибьют катнашучысы:

 – Илһам Шакиров иҗаты белән танышканымны сизми дә калдым. Күрәсең, ул автомат рәвештә гел әйләнә-тирәдә булган. Шунлыктан аның тавышы, җырлары минем өчен бала чактан ук нормаль күренеш иде. Ә инде аң белән, музыкаль һәм профессиональ яктан аның иҗаты белән танышу мәдәният һәм сәнгать университетында уку елларында булды. 

 –  Бу трибьютта катнашу минем өчен дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта үзенә күрә бер зур мәртәбә дә. Бөек шәхеснең иҗатына мөрәҗәгать итү ул  – зур җаваплылык, әлбәттә, ләкин әлеге трибьютны оештыручылар – һәммәсе республикабызда, музыка дөньясында бик атаклы сәнгать эшлеклеләре, аларга ышанмый мөмкин түгел.

 – Илһам Шакиров репертуарыннан иң яратып башкарган җыр  – «Син сазыңны уйнадың». Ул әсәрдә фәлсәфи уй-фикерләр, үткәннәр турында, тормышта кичкән шатлыклар, кайгылар турында уйланулар өстенлек итә. Яшь барган саен әлеге җырның тирәнлеге минем өчен арта гына.

Чарага керү бушлай

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ