Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда ике зур хастаханә төзеләчәк

Быел Казанда ике зур хастаханә – Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе һәм Мәүлетов урамында 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филатов сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

20 нче шәһәр хастаханәсенең филиалы Совет районының «Яз» торак комплексында «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Медицина оешмасында 25 меңнән артык кеше теркә алачак.

«Беренчел звено модернизациясе» федераль программасы буенча Идел буе районында «Идел киңлекләре» торак комплексында 11 нче балалар шәһәр хастаханәсе филиалы төзелә. Ул «Идел киңлекләре», «Кояшлы шәһәр», «Урман шәһәрчеге» һәм «Ферма-2», шулай ук яңа төзелеп килә торган торак комплексларында яшәүче 15 мең балага хезмәт күрсәтәчәк.

Мәүлетов урамында 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә  кабул итү-диагностика бүлеге төзелә. Аны 2026 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ