15 июль 2025 яңалыклары
-
Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узачак
2 августта Алабуга шәһәрчегендә җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан Мэриясенең җәйге татар теле курсларына ике яңа төркем җыялар
22 июльдә чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Әлеге курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
-
Иҗтимагый палатада мәктәптә уку вакытын кыскартырга тәкъдим иттеләр
Россиядә мәктәптә 8 яки 10 ел уку системасына кире кайтырга, институтта уку срогын кыскартырга тәкъдим иттеләр. Бу чаралар беренче баласын табучы хатын-кызның уртача яшен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Иҗтимагый палатаның демография, гаилә, балалар һәм традицион кыйммәтләрне яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
Казанда ике зур хастаханә төзеләчәк
Быел Казанда ике зур хастаханә – Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе һәм Мәүлетов урамында 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филатов сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Рөстәм Миңнеханов Тукай районындагы ике балалар лагеренда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Эзтабар» савыктыру лагеренда булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Kazan Digital Week-2025 форумы узачак
17-19 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week-2025 форумы узачак. Анда 60 илдән 20 меңнән артык катнашучы көтелә. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быелгы форумда 2025 елның технологик үсеше буларак танылган ясалма интеллект өлкәсенә басым ясалачак. Катнашучылар ‒ технологик компания һәм дәүләт структуралары вәкилләре.