Рөстәм Миңнеханов Тукай районындагы ике балалар лагеренда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Эзтабар» савыктыру лагеренда булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Объект 1988 елда ук файдалануга тапшырылган. Озак еллар дәвамында ул яраксыз хәлгә килгән. Бүгенге көндә лагерь эшләми – капиталь ремонт таләп ителә.
Рөстәм Миңнеханов ремонт һәм торгызу таләп ителгән мәйданнар белән танышты.
Ремонт эшләре башкаруның берничә варианты карала. 9 корпусны торгызырга ниятлиләр. Республика Рәисенә проектны күрсәттеләр, ул профильле ведомствога ремонт эшләренә керешергә, территорияне тәртипкә китерергә кушты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов якында эшләп килүче «Звездный» лагерена да керде. Ул яшәү шартлары белән танышты, җәмәгать туклануы блогында булды, ял итүче балалар белән сөйләште.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Комментарийлар