Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узачак
2 августта Алабуга шәһәрчегендә җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узачак.
Чара турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Журналистлар белән очрашуга «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе вице-президенты, Татарстанның Грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры урынбасары Александр Деготьков, Татарстан Спорт министрлыгының спорт резервын әзерләү бүлеге җитәкчесе Айрат Кадыйров килгән иде.
2022 елда башлангыч алган спорт һәм мәдәният өлкәсендәге әлеге уникаль проект җирле халыкның гына түгел, Россия һәм чит илләрдән дә катнашучыларны җәлеп итә. Бу хакта елдан-ел артучы катнашучылар саны да сөйли: беренче турнирда 65 укчы көч сынашса, өченче тапкыр уздырылган чарада алар туксанга җиткән. Быел исә катнашучылар йөздән артып китәргә тиеш дип фаразлыйлар. Чараның географиясе дә шактый киң. «Туган батыр» тарихында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Дагыстан, Әстерхан, Самара өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән тыш, Үзбәкстан һәм Казахстан укчыларының исемнәре билгеле. Бәйгенең максаты – җәйдән ук ату кебек борынгы шөгыльне дөньяга таныту булса да, асылында республикада бу спортны үстерү, үзебезнең укчыларга мәйдан бирү. Шул исәптән, халыкларның тарихи, мәдәни һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау, сәламәт яшәү рәвешенә басым ясау. Бу хакта «Туган батыр» проекты авторы һәм гамәлгә куючысы Радик Абдрахманов әйтеп узды.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов исә: «Җәядән ук ату - пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) сөннәте. Чараның максаты - балаларыбызга әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен күрсәтү», ‒ дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, быел чара республиканың Диния нәзарәте игълан иткән «Каһарманнар елы» кысаларында үтә. Узган ярышлардан аермалы буларак, ярышларга уктан атуның яңа төре – джамбаны да гамәлгә керткәннәр. Ярышлар 8 этапта узачак: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик ату, тизлеккә ату, төрек путасы һәм джамба.
Бәйгедә 16 яшьтән олы хатын-кыз һәм ир-атлар катнаша ала. Шулай ук, 10 яшьтән 15 яшькә кадәр яшүсмерләргә дә аерым көрәш төрләре булачак.
Җиңүчеләрне 5 номинациядә бүләкләячәкләр. Бүләкләү фонды 300 меңгә кадәр. Беренче урын иясенә 50 000 сум каралган.
Катнашучылар өчен Максат.рф сайты аша теркәлү һәм милли киемнәрдән булу шарт.
Моннан тыш, биредә Татарстан Республикасы территориясендә монгол чорына кадәрге бердәнбер сакланып калган җир өсте корылманы да күреп булачак. Учакта пешерелгән хуш исле ризык, борынгы мәчет нигезенә күмәк намаз уку мөмкинлеге, һөнәрләр ярминкәсе, интерактив зоналар һәм мастер-класслар оештырылачак.
Фото: " Татар-информ"
Комментарийлар