Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗтимагый палатада мәктәптә уку вакытын кыскартырга тәкъдим иттеләр

Россиядә мәктәптә 8 яки 10 ел уку системасына кире кайтырга, институтта уку срогын кыскартырга тәкъдим иттеләр. Бу чаралар беренче баласын табучы хатын-кызның уртача яшен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Иҗтимагый палатаның демография, гаилә, балалар һәм традицион кыйммәтләрне яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Сергей Рыбальченко гаилә кору һәм бала табу яше арту социаль җитлегү чорының артуына бәйле дип сайлый.

 – Бүген яшьләр 11 ел мәктәптә, дүрт ел «бакалавр» квалификациясенә, ике ел «магистрга» укый. Шулай итеп, яшь белгеч 17 ел укый. Ә тагын өч елын адаптациягә сарыф итә. Нәтиҗәдә, ул 27 яшендә генә белгеч балалар турында уйлана башлый. Сыйфатны югалтмыйча, уку процессын 15 елга кадәр кыскартырга мөмкин: 10 ел мәктәптә һәм 5 ел специалитетта. Нәтиҗәдә кеше зур тормышка ике елга иртәрәк керәчәк, - дип аңлатты ул.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ