Казан Мэриясенең җәйге татар теле курсларына ике яңа төркем җыялар
22 июльдә чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Әлеге курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан торган әлеге курс алты атна дәвам итә.
Традиция буенча иң яхшы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Курска язылырга теләүчеләр өчен сылтама: https://forms.gle/cm4MeqRyXr4cJ3d38
Комментарийлар