Логотип Магариф уку
Цитата:

Kazan Digital Week-2025 форумы узачак

17-19 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week-2025 форумы узачак. Анда 60 илдән 20 меңнән артык катнашучы көтелә. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быелгы форумда 2025 елның технологик үсеше буларак танылган ясалма интеллект өлкәсенә басым ясалачак. Катнашучылар ‒ технологик компания һәм дәүләт структуралары вәкилләре.

Өч көн эчендә 90 төрле чара уздырылыр дип көтелә, 500дән артык спикер чыгыш ясарга тиеш. 60ка якын спикер чит илләрдән чакырылган, ‒ дип белдерде министр. Аның сүзләренчә, чит ил спикерлары саны узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк.

Оештыручылар дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, роботлар сугышы кебек йөздән артык вакыйга әзерләгән. Шул исәптән, студентлар белән махсус хәрбия операция катнашучылары да вируталь киңлектә көч сынашачак.

Форумның экспозиция мәйданчыгы киңәйде, хәзер ул 20 мең квадрат метр биләячәк. Матбугат очрашуында бу хакта тулырак Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сөйләде.

Чара офлайн һәм онлайн форматта уза. Компанияләр өчен теркәлү 22 августка кадәр ачык, калган катнашучылар 14 сентябрьгә кадәр чараның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ