Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр буш урыннар булган очракта укучыны 10 нчы сыйныфка кабул итәргә тиеш

«Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы закон һәркемгә урта гомуми белем алу мөмкинлеген гарантияли. Мәктәптә буш урыннар булган очракта, укучыны 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту законсыз гамәл санала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

«Мәктәпләр, буш урыннар булган очракта, 10  нчы сыйныфка калып, укуны дәвам итәргә теләүчеләрнең барысын да кабул итәргә тиеш. 10 нчы сыйныфка укучыларны индивидуаль сайлап алу аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган оешмаларда яисә профильле укыту очрагында гына рөхсәт ителә. Әлеге тәртип күренмәле һәм регламентлы булырга тиеш», – дип языла ведомствоның «Татар-информ» өчен әзерләнгән хәбәрендә.

Әгәр дә укучы теләгән мәктәптә урын булмаса, мәгариф идарәсе органнары территориаль яктан уңайлы булган башка мәктәптә урын бирергә тиеш, дип аңлаттылар министрлыкта.

Укучыны 10 нчы сыйныфка кабул итүдән законсыз нигездә баш тарту очрагында ата-аналар 8 (843) 237-74-65 һәм 237-74-84 телефоннары аша ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm интернет-порталы аша мөрәҗәгать юлларга мөмкин. Шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге https://vk.com/obrnadzor_tatarstan рәсми төркемдә хәбәр калдырырга була.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ