ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә телләрне өйрәнү сәгатен саклау үтенечен җиткерде
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгын республика мәктәпләрендә телләрне өйрәнү сәгатен саклау үтенечен җиткерде. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
– Сез беләсезме, уку планының беренче һәм икенче вариантларында телләр юк – безнең республикада беренче һәм икенче вариант гомумән беркайчан да булмады. Өченче, дүртенче, бишенче вариант бер сәгатькә кыскартыла. Укучыларга гомуми йөкләнешне арттырмыйча, уртак тел табарбыз дип уйлыйм –бүген департамент һәм министрлык белән шушы сәнатьне саклау хакында эш алып барыла. Башлангыч мәктәпнең уку планнарында ике сәгать туган тел һәм әдәбият, ә анда үзгәрешләр күп, – дип ассызыклады министр.
РФ Мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр белән бәйле боерык әзерләде. Ул быелның 1 сентябреннән үз көченә керә, дип искәртте Илсур Һадиуллин.
Кайбер үзгәрешләр беренче чиратта беренче сыйныфларга кагыла. «Хәзер без бу юнәлешне өйрәнәбез», - диде министр.
Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр күбрәк эчтәлеккә кагыла.
Фото: «Татар-информ»
Комментарийлар