Казанда шигърияткә багышланган бәйге старт алды
Конкурсның гомуми приз фонды — 1 600 000 сум.
«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Бәйгенең максаты – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру.
Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган бер генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин, шул ук вакытта ул әлеге әсәрнең (әсәрләрнең) авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли. Эшләренең 2025 елдан да иртәрәк язылмавы мөһим.
Катнашу өчен 15 августка кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк.
Бәйгенең нигезләмәсе белән kzn.ru сайтында.
Комментарийлар