Гаилә атналыгы гөрләде
Республикада 1–8 июль көннәрендә дәвам иткән гаиләгә багышланган чаралар югары дәрәҗә үтеп, һәр гаиләгә дә кагылды. Республика районнарында узган чаралар төрлелеге белән шаккаттыра: кәләшләр парады, үрмәләргә генә өйрәнгән бәләкәчләрнең «забег ползунков», гендер-пати, бала коляскалары парады, бәйгеләр, мастер-класслар, кинопоказлар, урам концертлары, һ.б., һ.б. Республика буенча 25 елдан артык бергә тату гомер итүче 70 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылган. ЗАГС идарәсенең 47 бүлегенең һәркайсында тулы канлы эш кайнады. Бу хакта ЗАГС идарәсе начальнигы Эльвира Әхмәтова сөйләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 10 нан артык бала тәрбияләүче 6 гаиләгә микроавтобус бүләк итте. Машина ачкычларын Республикакүләм «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивалендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды. Сүз уңаеннан, «Әлеге фестиваль републикабызда җиденче ел рәттән уздырыла, шул вакыт эчендә ул 14 500 гаиләне колачлады», – дип белдерде Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. Быелгы җиңүчеләр – XIV гасырдан башлап шәҗәрәләрен туплаган Казаннан Әхәтовлар-Вахитовлар гаиләсе. 27 нче гимназиядә укытучы булып эшләүче Лия ханым: «Чыгышыбыз белән Пермь краеннан. Җыр-моңга, иҗатка, туган телебезгә булган мәхәббәт Казанга тартып китерде. Гаилә ярдяребез – 80 еллык гармун. Әнә шул моң бәйгедә катнашырга сәбәп булды да инде. Ә бүгенге фестивальдә терәк булырга дип Пермьнән үк килгән туганнар – бар гаилә белән бергә җыелып сәхнәгә чыктык», – диде ул.
Гаилә атналыгында җиде көн эчендә генә дә 710 пар гаилә корган, 500 дән артык бала дөньяга аваз салган. 8 июль – «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көнендә исә никахларын рәсмиләштерүгә ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан 129 гариза кабул ителгән.
Фото:freepik.com
Комментарийлар