Казанда «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә республикафестивале узды
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика этабы узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Республикабызда әлеге фестиваль җиденче ел уза. Шушы дәвер эчендә анда 1 299 гаилә, барлыгы 14 500 кеше катнашкан. Нәсел шәҗәрәсен тәкъдир итү чарасында иң өлкән катнашучыга – 98, иң кечкенәсенә 2 яшь. Гаиләләр арасында 40 ел парлы гомер үткән, шулай ук 10-12 бала тәрбияләүчеләр дә бар. Фестиваль тарихы, нәсел шәҗәрәсе данын яклап, сәхнәгә берьюлы 74 гаилә вәкиле менгән вакытларны да саклый. Җиде ел эчендә бәйгедә рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, беларус һәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләре катнашкан.
Чара Фәрит Мөхәммәтшинның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм котлавыннан һәм республиканың 6 күпбалалы гаиләсенә 16 урынлы «Атлант» микроавтобус ачкычларын тапшыру тантанасы белән башланып китте. «Күпбалалы гаиләләр – яшь гаиләләр өчен үрнәк. Балаларыгыз өчен сөенегез. Алар киләчәктә сезгә ныклы терәк һәм таяныч булырлар, күпмилләтле республикабызның авангардына керерләр» ‒ диде Фәрит Мөхәммәтшин, бүләкләнүче гаиләләргә мөрәҗәгать итеп. Әлеге гаиләләрдә бүгенге көндә уннан артык бала тәрбияләнә, якын арада күбесендә янә шатлыклы сабый авазы яңгыраячак. Гаиләләр республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән. Мисалга, Яр Чаллы шәһәреннән Елена һәм Радик Яруллинар 13 балага әти-әни. Иң зурысына 22 яшь булса, иң кеченәсенә нибары ике яшь. Озакламый гаиләдә ундүртенче сабыйны көтәләр. Сүз уңаеннан, Елена Яруллина «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесендә «Хатын-кыз – әни» номинациясендә җиңүче. Бүген республикада барлыгы 60 мең күпбалалы гаилә исәпләнә, аларда җәмгысе 200 мең бала тәрбиләнә.
Чара театр фойесында бәйгедә катнашучы гаиләләр әзерләгән күргәзмәләр белән үрелеп барды. Парламент рәисе аларның һәркайсы янында туктап, нәсел тарихы, үзенчәлекләре белән танышты. Биредә катнашучы гаиләләрнең күркәм гореф-гадәтләре, шәҗәрәләре, килгән милли ризыклары урын алган иде. Кайбыч районыннан килгән Хәйбуллиннар гаиләсе нәсел шәҗәрәләрен униҗиденче гасырдан алып бара, монда һәркем 11 буын вәкиле турында хәбәрдар. Хәйбулиннар нәселе туган җирләрендә көн күргән, игенчелек һәм һөнәрчелектә хезмәт куйган. Күргәзмәдә алар рецепты буыннан-буынга күчеп килгән балан катыгы, йөзем җимешеннән ясалган чәй, якмыш, карабодай бәлешен тәкъдим итте.
Балык Бистәсеннән катнашучылар – Бикмәтовлар гаиләсенең тарихы 1780 елга ук барып тоташа, документаль рәвештә расланган 15 буынны белүләре белән горурлана алар. Гаилә кыйммәтләрен генә түгел, ядкарьләрен дә саклый беләләр. Чарага гаилә үзләре белән 93 яшьлек әбиләрен дә алып килгәннәр, аның өстендә исә 133 еллык күлмәк – ул да, буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган.
«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә республика фестиваленең төп чаралары сәхнәдә дәвам итте. Биредә фестивальнең зона турында 41 гаилә арасында җиңү яулаган 6 гаилә чыгыш ясады. Саннарга күз салсак, быел бәйгедә 229 гаилә катнашкан. Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында һәр районнан 5-6 гаилә катнашуы теләген белдергән. Сәхнәдә Актаныш, Мамадыш, Кайбыч, Сарман, Балык Бистәсе районнары һәм Казан шәһәреннән гаиләләр чыгыш ясады. Бәйгедән тыш Теләче районыннан килгән Әскәровларга да сүз биределәр. Бу гаиләнең нәсел чылбырында 23 укытучы 13 меңнән артык балага белем биргән, аларның гомуми стажы ‒ 651 ел.
Һәр катнашучы нәсел тарихын бәян итте, милли йолалар, гореф-гадәтләрен тасвирлады, сүзгә, җыр-биюгә осталыкларын, нәсел шәҗәрәсен өйрәнүдә куйган хезмәтләрен күрсәтте. «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә республика фестиваленең җиңүчесе итеп исә Казаннан Әхәтовлар-Вахитовлар гаиләсе сайланды. Әлеге гаиләнең нәсел тамырлары Пермь өлкәсенә барып тоташа, алар 20 буынны беләләр. Гаиләнең нәселе игенчелек, балык тоту, аулау, умартачылык, тегүчелек, сәүдәгәрлек белән кәсеп иткән. Әхәтовлар-Вахитовларның батыр уллары Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Абхазия, Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан, бүген дә нәсел дәвамчылар махсус хәрби операция зонасында ‒ ил сагында.
Автор фотолары
Комментарийлар