1 сентябрьгә балалы гаиләләргә еллык түләү кертәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасы депутатлары парламент палатасына балалы гаиләләргә ел саен уку әсбаплары, мәктәп формасы, канцелярия алу өчен түләү кертергә тәкъдим итә торган закон проектын тапшырачак. Документны Дәүләт Думасына алдагы дүшәмбедә кертү ниятләнә.
«Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми, шулай ук урта һәм югары белемнең көндезге формасында төп белем бирү программалы буенча белем алучы балалары булган гаиләләргә уку елы башланыр алдыннан ел саен түләү бирергә тәкъдим ителә», – диелә документта.
Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, балаларны уку елына әзерләү еш кына айлык гаилә бюджетының шактый өлешен тәшкил итә.
– Балалы гаиләләргә ел саен 1 сентябрьгә түләү кертергә тәкъдим итәм. 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр мәктәп укучысына - 28,7 мең сум. Югары уку йортлары һәм техникум студентларына - 14,3 меңнән 21,5 мең сумга кадәр, – дип белдерде парламентарий.
– Аз керемле гаиләләрдәге балаларга - 43 мең сум. 6 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балага еллык түләү - 50,2 мең, 28 яшькә җиткәнче 21,5 мең сум тәшкил итәргә тиеш», - дип тә хәбәр итте ул.
Комментарийлар