Логотип Магариф уку
Цитата:

2026 елдан мәҗбүри мәктәп фәннәре исемлеге расланды

Россия Мәгариф министрлыгы төп гомуми белем алу өчен мәҗбүри мәктәп предметлары исемлеген раслады.

2026/2027 елга уку планына «Рус теле», «Әдәбият», «Чит тел», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Математика», «Информатика», «Физика», «Биология», «Химия», «Рәсем», «Музыка», «Хезмәт (технология)», «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» һәм «Физик культура» керәчәк.

Аерым билгеләп үтелгәнчә, «Математика» «Алгебра», «Геометрия», «Ихтималлык һәм статистика» курсларын үз эченә алачак, ә «Тарих» «Россия тарихы», «Гомуми тарих» һәм «Безнең төбәк тарихы»н берләштерәчәк.

Шулай ук мәҗбүри дисциплиналар исәбенә яңа фән – «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» өстәлгән.

Ата-аналар гаризасы буенча, укучылар өстәмә рәвештә «Туган тел», «Туган әдәбият» һәм «Икенче чит тел» өйрәнә алачак.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ