Шырданда Сабан туе
Татарның атаклы мәгърифәтчесе Каюм Насыйри туган авылы – Кече Шырдан авылында Саба туе бәйрәме булып узды. Җәйнең соңгы көннәрендә уздырылган авыл бәйрәме К.Насыйриның 200 еллыгына нисбәтле рәвештә оештырылды.
Соңгы елларда мәгърифәтченең туган авылын торгызу, элеккеге данын кабат кайтару юнәлешендә шактый зур эшләр башкарыла. К.Насыйри туган ягын торгызу фонды биредә авыл чишмәләрен, буа ярларын Насыйри коесын, чордаш күпеллык тал тирәләрен яңартты. Мәгърифәтче иҗатындагы халык әкияте геройларының агач сыннары эшләнелде. Әлеге сыннар буенча туристик маршрутта төзелде...
Бәйрәмгә тирә-як авыллардан да һәм Казаннан да мөхтәрәм кунаклар кайтты. Аларны юбиляр үзе, Шүрәле һәм былтыр каршы алды. Ә Яшел Үзән районны үзешчәннәре, оста куллы абый-апалар күңелләрен күрде. Кунаклар Шырдан катыгы айон бакчаларында үскән сый хөрмәтләрдән авыз иттеләр. Насыйри рецепты буенча әзерләнгән берничә төрле хуш исле чәй һәркемнең кәефен күтәрде.
Норлат зонасы авылларыннан килгән моңлы җырчылар репертуарларындагы иң шәп музыкаль әсәрләрен тәкъдим итте. Бәйрәм Сабан туе мәйданында дәвам итте. Милли, үзенчәлекле уеннарда һәр кунак катнашты. Кече Шырдан зур үзгәрешләр чоры кичерә. Тиздән биредә Татар мәгърифәтчеләре паркы төзеләчәк. Туристлар өчен 2-3 көнлек программалар булдырылачак. Моның өчен берничә йорт-утар торгызылыр, дип көтелә.
Автор фотолары
Комментарийлар