Мәчкәрә үткәнен барлый
Кукмара районының данлыклы Мәчкәрә авылында сүз чыкса, андагы гаҗәеп купшы һәм нык иман йорты күз алдына килеп баса. 1791 елда татарның атаклы сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев төзеткән таш мәчет гасырлар сынавына да бирешмәде. Хәзер инде бина өр-яңа кыяфәт һәм шул ук вакытта тарихи кыяфәтен саклаган хәлдә кабат үз ишекләрен ачты.
Бу эштә авыл имамы Мөнир хәзрәт Йолсыпов армый-талмый көч куйды. 24 нче август көнне “IХ Мәчкәрә укулары” ” төбәкара фәнни-гамәли конференция оештырылды. Кукмара мөхтәсибәтендә мөһим рухи-мәдәни вакыйга буларак тарихка кереп калган чарада Татарстанның дин эшлеклеләре, галимнәр, остазлар һәм шәкертләр дә катнашты.
Авыл зиратындагы борынгы ташлары аерым зур игътибарга лаек. Хәзерге вакытта биредәге ташлар тәртипкә китерелгән һәм барланган, галимнәр тарафыннан өйрәнелән. Зират таш койма белән әйләндереп алынган. Үзенчәлекле һәм гыйбрәтле тарихка ия әлеге төбәк турында “Гаилә һәм мәктәп” журналының алдагы саннарында укырга мөмкин булачак.
Автор фотолары
Комментарийлар