«Игътибар-балалар!» профилактик чарасы старт ала
25 август- 7 сентябрь көннәрендә Татарстанда яңа уку елына багышланган «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы узачак.
Республика автоинспекторлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы урам-юл челтәренең торышын тикшерәчәк. Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Моннан тыш, 1 сентябрьдән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәк.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе искә төшергәнчә, ата-аналарга балаларына юлда йөрү кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшереп тору һәм үз үрнәгендә юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтү мөһим. Балаларны машина юлында уйнамаска һәм юлны олылар белән бергә, җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга өйрәтергә кирәк. Шулай ук мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрутлар сайларга, вакытны планлаштырырга һәм балалар яхшырак күренсен өчен аларга ачык киемнәр кидерергә кирәк.
Фото: freepik.com
Комментарийлар