Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юллама уйнатыла
Быел шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме 29 августта Казанның Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Ш.Мәрҗани һәйкәле янында узачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм бөек юбилей һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән истәлекле. Шуңа күрә Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә чараны бик зур итеп һәм Республика көнен бәйрәм итү кысаларында оештыра. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып хаҗ һәм гомрәгә юлламалар уйнату торачак.
Комментарийлар