ЯҢАЛЫКЛАР
-
Татарстанда көллият һәм техникум тулай торакларын яңарталар
Киләсе елда Татарстан техникум һәм көллиятләрнең тулай торакларын ремонтлауга 1,5 миллиард сум, ә ресурс үзәкләрен яңартуга 500 миллион сум акча юнәлтергә тиешләр.
-
«Таян Аллаһка!» бәйгесендә «Чәчмә әсәр» номинациясендә 3 нче урын иясе – Илшат Билалов
«Чәчмә әсәр» номинациясендә 3 нче урын Илшат Винзел улы Билаловка бирелде. Казан шәһәренең Сугыш ветераннары госпиталендә хирургия бүлеге мөдире булып эшли ул. Конкурска 180 битлек әсәрен тәкъдим итте. Әлеге әсәрдән бер өзек белән уртаклашабыз.
-
Чәчмә әсәр өчен икенче урынга ия булды
«Таян Аллаһка!» бәйгесендә «Чәчмә әсәр» номинациясендә 2 нче урынга Гыйльметдинова Фатыйма Гомәр кызы лаек дип табылды.
-
«Таян Аллаһка!» бәйгесендә «Чәчмә әсәр» номинациясендә беренче урын
Миләүшә Мостафина Әхмәт кызына – 18 яшь, Балык Бистәсе районы Юлсубино авылыннан. Бәйгегә «Тукай һәм ислам дине» номинациясен сайлаган.
-
«Таян Аллаһка!» конкурсында өченче урын алды
«Шигърият» номинациясндә 3 нче урын Лениза Минхуҗа кызы Фазлиевага бирелде.
-
Рузилә Дәүләтбаева икенче урынга лаек булды
«Таян Аллаһка!» бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә 2 нче урынны Рузилә Нуршәех кызы Дәүләтбаева алды.
-
Теләчедә агротехнологик сыйныфлар ачылды
7 октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә «Агроинженерия» һәм «Биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү» юнәлешләре буенча ике агротехнология сыйныфын ачу тантанасы булды.
-
Казанда «Әдәби фест» фестивале бара
Бу көннәрдә Татарстан Милли китапханәсендә «Әдәби фест» фестивале уза. Чара Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.
-
Бөтенроссия урманны саклау акциясе узачак
Агымдагы елның 10 октябрендә «Урманны саклыйк» («Сохраним лес») Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан янындагы җирлекләрдә агач үсентеләре утыртылачак.
-
Казанда джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза
10–11 октябрьдә Казанда Бразилия джиу-джитсуы буенча TWWBJJ World Open Championship 2026 халыкара турниры узачак. «Ак Барс» көрәш сараенда дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар көч сынаша. Ярышлар танылган тренер, Татарстанның Джиу-джитсу федерациясе элекке президенты Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлана.
-
«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчесе
Башкортстаннан Нурисә Шамил кызы Мөхәмәтова «Таян Аллаһка!» бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә 1 нче урын алды.
-
«Цифрлы Иннополис көннәре» форумына Дмитрий Чернышенко, Валерий Фальков һәм Сергей Кравцов килә
Бүген Иннополиста «Цифрлы Иннополис көннәре» форумында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
-
Иннополиста цифрлы көннәр
Ике көн дәвамында форумда катнашучылар заманча технологияләрнең актуаль юнәлешләре белән таныша алачак.
-
Һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз!
Бүген, 8 октябрьдә, Россиядә өстәмә белем бирү мөгаллимнәре көне билгеләп үтелә.
-
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы юл картасы әзерләячәк
Бүген Казанда беренче тапкыр «Оста 2030: уку остаханәсеннән реаль җитештерүгә» дип аталган һөнәри белем бирү осталарының республика форумы узды. Форум нәтиҗәләре буенча урта һөнәри белем бирү системасын үстерү максатыннан юл картасы әзерләнәчәк.




