Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның фәнни лидерлары өчен мәктәп тантаналы рәвештә ачылды

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә кафедра һәм лаборатория мөдирләренең республика мәктәбе старт алды.

Чара Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Казан дәүләт мәдәният институтының уртак тырышлыгы һәм республика җитәкчелегенең актив ярдәме белән оештырылды. Уникаль белем бирү инициативасы булган әлеге проект югары уку йортларының социаль һәм гуманитар юнәлештәге 500 җитәкчесен берләштерде. Укулар 15 октябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укыту программасы заманча фәнни һәм педагогик киңлекнең төп таләпләрен һәм перспективаларын исәпкә алып төзелгән.

Тантаналы ачылышта кафедра һәм лаборатория мөдирләренең республика мәктәбендә укучыларны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хайруллин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сәламләде.

Беренче лекцияне техник фәннәр кандидаты, АҖ “Таттелеком” генераль директоры Айрат Нурутдинов укыды. Ул ясалма интеллект, аның мөмкинлекләре, белем алу инструментларының трансформациясе турында сөйләде. Әлеге проект кадрлар мөмкинлекләрен ныгытуга, укыту-фәнни процессны оештыру сыйфатын күтәрүгә һәм Татарстанның мәгариф мохитен алга таба үстерүнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ