ЯҢАЛЫКЛАР
-
Республика мәгарифе ренессансы
Көнчыгыш педагогика институтының татар һәм рус бүлекләрен үз эченә алган филология факультеты составында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 1926 елда оештырыла, димәк, аңа да быел 100 ел тула. Узган гасырның соңгы чиреге һәм яңасының беренче унъеллыгы кафедра галим-методистларының фәнни һәм методик юнәлешләрдә зур нәтиҗәләр күрсәтеп эшләве белән аерылып тора. Республикабызның мәгарифе тарихында әлеге чорны чын мәгънәсендә Ренессанс – Яңарыш, яңа сулыш алу еллары булды дип тә санарга мөмкин.
-
Фәнзилә Биктимерова: «Балаларны яратмасаң, мәктәпкә якын килмә»
Туган ягында калып, гомер буе балалар укыткан, хезмәттәшләренә остаз булган үз эшенең осталарына рәхмәт сүзләрен гел әйтеп торсаң да аз кебек. Бүгенге героебыз – Кайбыч районы Олы Подберезье авылының Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкин исемендәге мәктәбе директоры, Россия халык мәгарифе отличнигы, югары квалификацияле җитәкче, Татарстанның халык укытучысы Фәнзилә Фәһим кызы Биктимерова. Сүзне үзенә бирик.
-
Туган телләрне берләштергән мәйдан
Туган тел – халыкның хәтере, рухы һәм киләчәккә илтүче җеп. Аны бала күңеленә җиткерүче укытучы исә телне генә түгел, милләтнең рухи мирасын да саклый. Липецк шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсы да моны тагын бер кат дәлилләде. Россиянең 87 төбәгеннән килгән 131 педагог арасында Татарстан вәкилләре Резидә Курамшина һәм Алсу Галиева да, уңышлы чыгыш ясап, республикабызның туган телләрне укытудагы алдынгы тәҗрибәсен күрсәттеләр.
-
Химияне уен аша өйрәнәләр
Татарстан мәктәпләренә химияне өйрәнүне мавыктыргыч, файдалы һәм белемнәрне практикада ныгытырга ярдәм итә торган белем бирү өстәл уеннары җыелмасы тапшырылды.
-
Мәктәп тарихы музее
Мәктәп музее ул – уку йорты тарихын саклаучы гына түгел, ә ил язмышын, халык хәтерен киләчәк буыннарга җиткерәсе рухи хәзинә дә. Экспонатлар арасында сакланган фотолар, документлар, хатлар, шәхси истәлекләр аша без мәктәпнең генә түгел, җәмгыятьнең, дәүләтнең, кешеләр язмышының да тарихын укыйбыз. Кайчак бер генә саргайган дәфтәр дә китаплар сөйли алмаган хакыйкатьне ачып сала.
-
Халыкчан юмор аша тарихи сатира (Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романы буенча)
Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре 2005 елда дөнья күрә. Жанр үзенчәлеге ягыннан әсәрне берсүзсез билгеләү кыен, чөнки биредә укучы юмор, сатира, публицистика һәм көндәлек тормыш элементлары белән очраша.
-
Казан һәм Питер икенче урында
31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «Абилимпикс» Бөтенроссия чемпионаты узды. Анда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Татарстан җыелма командасы мәскәүлеләрдән калышып икенче урынга лаек булды.
-
Цифрлы көзге
Иннополис университетының чыгарылыш студентлары «Газпром» кадрлар форумы өчен «цифрлы көзге» эшләгән.
-
Татарстан җыелма командасы физика буенча халыкара олимпиадада өч медаль яулады
Татарстанның яшь физиклары Мәскәүдә узган абруйлы Эксперименталь физика буенча халыкара олимпиадада (IEPHO) республика данын лаеклы яклады.
-
Сүздән халыкның мәдәни кодына
Без һөнәри бәйгеләрнең методик хәзинәсен укучыларга тәкъдим итүне дәвам итәбез. Бүгенге язмада – Бөтенроссия күләмендә узган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесендә туган телгә өйрәтүче тәрбиячеләр арасында 3 нче урынны яулаган, Татарстан данын лаеклы яклаган Казан 358 нче балалар бакчасының туган татар теле тәрбиячесе Алсу Мәсхүт кызы Галиева методик остаханәсе. Бу – зур хезмәт, талант һәм туган телгә чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе. Бөтенроссия сәхнәсендә республикабызның туган тел укыту тәҗрибәсен күрсәтү, иң көчле педагоглар белән көч сынашу һәм җиңү яулау – Татарстан мәгариф системасының, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшнең лаеклы бәясе. Алсу Мәсхүт кызының бай тәҗрибәсе, балаларга мәдәни кодны җиткерү серләре белән танышырга чакырабыз.
-
Татарстан алдынгылар рәтендә
Татарстан мәгариф системасы быел Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләрендә аеруча зур уңышларга иреште. Федераль дәрәҗәдә узган конкурсларда җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларны шәхсән котлау өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алар белән очрашты.
-
Иң яхшы «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне укытучысы билгеле
Казанның 171 нче урта мәктәбе укытучысы Эмиль Фәйзуллин «Татарстан Республикасының Ел укытучысы» республика бәйгесенең «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне буенча җиңүчесе булды.
-
Казан укучысы химиядән халыкара олимпиадада катнаша
Казанның 131 нче лицеенда белем алучы Ибраһим Шәйхетдинов Әбү Рәйхан әл-Бируни исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы составында катнашачак. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Усали мәктәбе: гасырлар аша килгән мирас
Усали гади генә авыл түгел, биредә белем учагы гасырлар буе сүнмәгән. Анда педагогик династияләр яши, анда балалар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары чәчелә, анда һәр укытучы – чын остаз.
-
Балалар бакчасында гаилә клубы
2025 елдан Россия Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына агарту эшчәнлеге программасын кертү турындагы карары нигезендә бу юнәлештәге эш тагын да системалы төс алды. Безнең «Ромашка» балалар бакчасы әлеге программа кысаларында районның база мәйданчыгы итеп билгеләнде. Бу безгә ата-аналар белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә, нәтиҗәле тәҗрибәләрне сынап карарга һәм аларны системага салырга мөмкинлек бирде.




