БДИ исемлегенә яңа фән өстәлергә мөмкин
БДИ исемлегенә яңа предмет – «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» өстәлергә мөмкин, дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
РФ Мәгариф министрлыгында бу дисциплинаның максаты дип мәктәп укучыларында традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга караш формалаштыруны атадылар.
2026/2027 уку елыннан мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәнен укыта башлаячаклар.
Фото - нейрочелтәр





Комментарийлар