Татарстанда көллият һәм техникум тулай торакларын яңарталар
Киләсе елда Татарстан техникум һәм көллиятләрнең тулай торакларын ремонтлауга 1,5 миллиард сум, ә ресурс үзәкләрен яңартуга 500 миллион сум акча юнәлтергә тиешләр.
Бу хакта Урта һөнәри белем бирү осталарының республика форумында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Министр билгеләп үткәнчә, студентларның яшәү һәм уку шартлары аларның һөнәри үсешендә мөһим роль уйный. Шуңа күрә республикада урта һөнәри белем бирү системасының матди-техник базасын яңартуга аерым игътибар бирелә.
«Киләсе елда ремонтланачак тулай тораклар исемлеге билгеләнгән, хәзерге вакытта ул раслау үтә», – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.





Комментарийлар