Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңү яулаган укытучыларыбыз

Татарстан мөгаллимнәре – иң көчлеләр арасында.

Казанның 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина «Россиянең 2026 ел тәрбиячесе» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды! Бу – Казан һәм Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү тарихында беренче шундый җиңү. Аның җиңүе нәтиҗәсендә киләсе елда бәйге Казанда узачак.

Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләрендә башка педагогларыбыз да югары нәтиҗәләр күрсәтте: Илья Тарасов, 121 нче лицей – «Ел укытучысы» бәйгесе катнашучысы (топ 7). Максим Николаев, 20 нче «Гармония» гимназиясе — «Ел директоры» бәйгесе катнашучысы (топ 5). Энҗе Фазлыева, 8 нче гимназия – «Беренче укытучы» бәйгесе катнашучысы (топ 10). Резидә Курамшина, 11 нче лицей — туган тел укытучылары арасында 2 нче урын. Алсу Галиева, 358 нче балалар бакчасы – туган телдә белем бирүче тәрбиячеләр арасында 3 нче урын. Нина Хәсәнова, 7 нче гимназия – педагог-психологлар арасында «Үсмерләр белән эшләү остасы» номинациясендә җиңүче. Елена Кузнецова, «Сәяхәт» үзәге – «Балаларга йөрәгемне бирәм» бәйгесенең «Сәнгати-эстетик юнәлеш» номинациясендә 2 нче урын.

Мөгаллимнәребезне котлыйбыз!

Чыганак – Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе рәсми аккаунты.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ