Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь галимнәрнең портретлары куелачак

Илнең әйдәп баручы яшь галим портретлары тиздән Россиянең 35 төбәгенә кергән шәһәр урамнарында пәйда булачак.

Тышкы рекламада фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе, шулай ук илебезнең башка абруйлы фәнни премияләре лауреатлары тәкъдим ителәчәк.

Яшь галимнәр арасында бактериофагларны өйрәнүче, «атом» батарейкалары җитештерүче, үсемлекләрне һәм туфракны биологик ысул белән саклау юнәлешендә эшләүче, геофизика, туфрак белеме белән шөгыльләнүчеләр бар. Аларның тикшеренүләре бүген үк медицина, физика, инженерия һәм авыл хуҗалыгындагы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Чара барысы да «Яшьләр һәм балалар», Фән һәм технологияләр унъеллыгы проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Шул рәвешле илдә сәләтле яшьләрне үстерү һәм технологик трендлар белән бергә атлау өчен экосистема булдырыла.

Фото – нейрочелтәр.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ