Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучысы химиядән халыкара олимпиадада алтын медальгә лаек булды

Казанның 131 нче лицее укучысы Ибраһим Шәйхетдинов Әбү Райхан Бируни исемендәге III Халыкара химия олимпиадасында алтын медальгә лаек булды. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган дүрт укучының барысы да иң югары бүләккә ия булды. Олимпиада Үзбәкстан составындагы Каракалпакстан Республикасының Нөкес шәһәрендә узды.

Алтын медальләрне шулай ук Новосибирск дәүләт университетының махсуслаштырылган уку һәм фәнни үзәге укучысы Иван Овчинников, Мәскәүдәге Пабло Неруда исемендәге 1568 нче мәктәп укучылары Михаил Иноземцев һәм Владислав Колмаков алды.

Иван Овчинников олимпиаданың абсолют җиңүчесе дип танылды. Ә Ибраһим Шәйхетдинов теоретик турда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Россия командасын Мәскәү педагогик осталык үзәге методисты Василий Краснобров җитәкләде. Аның урынбасары – Россия Фәннәр академиясенең Н. Н. Семенов исемендәге Химик физика федераль тикшеренү үзәгенең кече фәнни хезмәткәре Михаил Матвеев.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ