«Физхим алгарыш» проекты физикадан 100 видеомәсьәлә тәкъдим итте
«Физхим алгарыш» республика проекты сайтында мәктәп программасы нигезендә әзерләнгән физика буенча 100 видеомәсьәлә урнаштырылган. Алар көндәлек тормыштагы күренешләр аша физика законнарын һәм формулаларын аңларга ярдәм итә.
Һәр видеоролик ахырында укучыларга сораулар бирелә. Җаваплар һәм җентекле аңлатмалар аерым видеоларда инфографика һәм анимация ярдәмендә күрсәтелә. Бу формат үз фаразларыңны тикшерергә һәм физик закончалыкларны яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.
Мәсьәләләрнең берсе су һәм газ катнашмасындагы газ куыкчыкларының уртача тыгызлыкка һәм судноларның йөзүчәнлегенә йогынтысын аңлата. Әлеге күренеш Бермуд өчпочмагы турындагы фаразларның берсе кысаларында да карала. Укучыларга бу механизмның физика законнары нигезендә ничек эшләвен ачыкларга тәкъдим итәләр.
Казан федераль университетының Физика институты профессоры, физика-математика фәннәре докторы Александр Фишман фикеренчә, видеомәсьәләләр укытучыларга балаларда әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүгә кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк. Аның сүзләренчә, гадәти булмаган күренешләр укучыларны гаҗәпләндерә, игътибарын җәлеп итә һәм аларны булган хәлләргә аңлатма эзләргә этәрә.
Әлеге материалны физика дәресләрендә, мөстәкыйль эш вакытында һәм үткән темаларны кабатлау өчен кулланырга мөмкин.
Фотолар проект сайтыннан алынды





Комментарийлар