Мәктәп укучыларының тәртибенә билге ничек куела?
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елында эксперимент кысаларында 2-8 сыйныф укучыларының тәртибенә билге кую кагыйдәләрен раслады.
Билге җыелган балларга бәйле булачак. 24-30 балл — үрнәк тәртипкә, 10-23 балл — рөхсәт ителгән тәртипкә, 0–9 балл рөхсәт ителмәгән тәртипкә туры килә. Тәртипнең һәр күрсәткече 0 дән 3 кә кадәр балл белән бәяләнә. Билге куйганда дисциплинаны саклау, яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән аралашу, шулай ук башка күрсәткечләр исәпкә алына.
Укучының тәртибе «рөхсәт ителмәгән» дип бәяләнсә, сыйныф җитәкчесе өч көн эчендә укучының әти-әнисе белән бу хакта фикер алышырга тиеш. Мәктәп шулай ук психологик-педагогик консилиум җәлеп итә һәм профилактик эшнең шәхси планын әзерли ала. Ата-аналар нәтиҗә белән килешмәгән очракта, бәхәсләрне җайга салу комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар